Әлмәт таңнары

Инвалид хатынны яклап бер ир кеше үтергән

Чаллы полицейскийлары үтерүдә гаепле 38 яшьлек ирне тиз тоткарлаганнар.

Ул физик мөмкинлекләре чикләнгән 51 яшьлек авыру ханым өчен үч алырга теләп, танышына пычак белән 5 яра ясаган.

Реклама

Вакыйга булган урынга килеп җиткән хокук сакчылары гаепләнүчене урында тоткарлыйлар һәм үтерү коралын тартып алалар. Тоткарланучы үзенең 46 яшьлек үтерелгән адәм белән бергә бер танышларына авыру хатынын карауда ярдәм итә торган булалар. Бер килгәндә ханым 46 яшьлегенең берничә тапкыр яңагына сугуыннан зарлана. 38 яшьлеге ханымны якларга уйлый. Очрашу барышында сөйләшү барып чыкмый, ирләр сугыша башлый һәм 38 яшьлеге пычакка тотына. Нәтиҗә аянычлы.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре вакыйганың чын сәбәпләрен ачыклау белән мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: