Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Интернетта танышып көчкә исән калган

Полиция хезмәткәрләре яшь егеткә һөҗүм итүчеләрне тоткарлаган инде.

Эш болай була. 17 яшьлек бер Казан егете Интернетта бер кыз белән таныша. Әмма беренче тапкыр күрешкәндә үк аңа алдан килешенгән очрашу урынында - кыз яши торган йортның подъездында ике егет һөҗүм итә. Аны шарф белән буалар һәм кесәсеннән ике кәрәзле телефонын һәм акчаларын талап алалар. Кыз бу вакытта фатирына кереп киткән була. Егет якындагы тукталышка таба йөгерә һәм анда торучылардан полициягә шалтыратуларын сорый. Җинаятьчеләрне «кайнар эздән» тоткарлыйлар. Берсе элек тә хөкем ителгән кеше булып чыга, икенчесе әлеге кызның танышы була.
Егетләргә 7 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса