Интернетта комментарий язганда сак бул!
Татарстанда интернеттагы бер хәбәргә комментарий язган хатын-кызны гаепле дип таптылар.
2016 елның 31 декабренә каршы төндә бер ирне бик каты кыйнаулары турындагы хәбәр астына 33 яшьлек ханым язган сүзләр экстремистик характерда дип табылган. Бу хәл Лениногорскида була. Экспертлар фикеренчә, ханым язган комментарийда Урта Азия халыкларына карата түбән караш бар. Һәм бу милләтара дошманлык уятырга тырышу буларак та каралырга мөмкин. Нәтиҗәдә административ эш кузгатылып, Лениногорск суды ханымны штрафка тарткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа