Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Интернетта 1986 елгы календарьларга сорау үскән

2014 ел башлану белән дөньякүләм Интернетта 1986 елгы календарьларны яңа пешкән күмәчтәй сатып ала башлаганнар.

Ник дигәндә, 1986 елгы календарьда көннәр нәкъ 2014 елгы белән туры килә икән.Моны белеп алган кайбер кешеләр яңа елны 28 ел элеккеге календарь белән үткәрүне хуп күрә икән. Шунысы кызык: 1986 ел кебек үк 2014 ел да чәршәмбе белән башланып, чәршәмбе белән тәмамланачак икән.


Хәзер исә кайбер затлар чоланнарында, өй түбәләрендә ялгыш кына сакланып калырга мөмкин булган 1986 елгы календарьларны эзләү белән шөгыльләнә, дип хәбәр итә Би-би-си. Интернетта аларның берсе өчен 100 долларга кадәр сорыйлар икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса