Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Интернет аша ялланган бала караучы сабыйларны тынычландыру юлын тапкан

Казанда бер гаилә бушлай белдерүләр сайты аша балаларын карарга няня яллаган булган. Әти-әни няня карый башлагач балаларының тынычланып калуына һәм йокларга ярата башлауларына игътибар итә.

Бу аларны шатландырырга тиеш кебек. Әмма күпмедер вакыт үтүгә сабыйлар хастаханәгә эләгә. Анализлар үткәргәннән соң, табиблар балаларның канында көчле тынычландыргыч матдә - феназепам барлыгын ачыклыйлар. Дәвалану курсын үтеп, балалар өйгә кайта. Әмма берничә көннән ике яшьлек малай белән кыз тагын шундый хәлдә кала. Табибларның ата-анага няняларын эштән азат итәргә кушудан башка чарасы калмый. Әни кеше ике арадагы килешүне өзә һәм, тынычландыргычны нәкъ менә ул биргән дип шикләнеп, няня өстеннән прокуратурага шикаять яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса