Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Информатиканы яратучы мәктәп укучыларын "Байтик" лагеренда көтәләр

"Байтик"та "Интерактив электрон китапларның художество эшләнешен проектлаштыру һәм версткалау"( «Дизайн и верстка электронных интерактивных книг») дигән профильле смена эшли башлый.

25-31 гыйнвар көннәрендә Крутушка поселыгында урнашкан "Байтик" компьютер лагере базасында мәктәп укучылары өчен "Интерактив электрон китапларның художество эшләнешен проектлаштыру һәм версткалау"профиль сменасы эшли башлаячак. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайт һәм электрон китапларның художество эшләнешен проектлаштыру, версткалау белән кызыксынган һәм материалларны креатив дәрәҗәгә җиткереп бирергә теләгән мәктәп яшендәге балаларны профессиональ күнекмәләр алырга чакыра. Командаларда эш 2 дән алып 5 кә кадәр булган кешеләр белән алып бырыла. Укуның эффектлылыгын арттыру өчен, укучыларга шәхси яки мәктәп ноутбуклары белән командада катнашырга тәгъдим итәбез.

Программада:
Adobe InDesign программасы белән танышу, художество эшләнешен проектлаштыру буенча мастер-класс, версткалау, төсләр комбинациясе, проектлар методы, финанс аналитигы һәм маркетингы, командаларда эшләү һәм проектларны яклау тренингы, проект эшчәнлеге һәм проектларны яклау конкурслары, IT-паркка экскурсия каралган.

Гаризаларны түбәндәге сайтка җибәрү сорала : e-mail bronp@mail.ru

Белешмә өчен телефоннар: 8(987) 225 54 45 Наталья Соломон кызы
8(84365) 75 5 03 Татьяна Илья кызы , Лилия Ләззәт кызы
Үткәрү урыны: БСКЛ "Байтик" ( Крутушка поселогы)
http://mon.tatarstan.ru/

Фото:lori.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250