Әлмәт таңнары

Җиңүне якынайткан җырлар

Бөек Ватан сугышы чорында Әлмәт районының Мәмәт һәм Кичүчат авылларында яшәдем. Мин укытучы. Көндез мәктәптә, төштән соң басуда, фермада колхозчылар янында. Кичен яшьләр белән клубта уеннар оештырабыз, спектакльләр куябыз, төннәрен төнге сменага китәбез. Шулай итеп, укытучы да, агитатор да, артист та, колхозчы да булдык.

Мәдәни эшләрне дә туктаусыз алып бардык. Барлык тармакта да эшләр сугышчан рухта башкарыла иде. Бу чорда патриотизм аеруча көчле. Халык бердәм. Хатын-кызлар, картлар, малай-шалай бар эшне күмәк башкара. Тормыш авыр, фронттан үлем хәбәрләре килеп тора. Кан-яшь, кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, түләүләр - барысы да халык өстендә. Шуңа да бигрәк тә яшьләргә, хатын-кызларга күңел юату өчен җыр да кирәк иде. Авылда бер гармунчы булса, ул зур бәхет. Ә сугыш чорында җырланган җырларны мин "Ветеран җырлар" дим. Чөнки алар халыкка көч бирә, юата, батырлыкка өнди, җиңүгә чакыра. "Иске кара урман " "Яңа кара урман", "Эскадрон", "Зөләйха", "Әлфия", "Рәйхан" җырларын җырлап сугышка озаттык. Халык моңны ярата, аңлый. Сорап җырлаталар, рәхмәтләрен җиткерәләр. Мин үзем тумыштан моңлы кеше, көйне ишетү белән отып алам, яратып җырлыйм. Моң йөрәктән сыгылып чыга, халык күңеленә тирән үтеп керә. Ул чорда моңлы көйләр көйләп халыкның күңелен күрдек, җыр аша эшләргә, яшәргә көч бирдек.
"Тәзкирә" җырын аеруча яратып башкара идем, үз сүзләрем белән:

Сәхрәләргә чыксаң, чыкма ялгыз,
Кызыл йолдыз булсын юлдашың.
Кызыл йолдыз булса, һай, юлдашың
Мең дошманга торыр бер башың.
Куш. Сикереп-сикереп ага кар суы
Ник басылмый йөрәк ярсуы.
Сирәк кенә килгән хатларыңда
- Җиңү! - дигәнсүзләр табыла.
Йолдызларга карап, сиңа атап,
Йөрәгемнән моңнар агыла.

Әлеге җыр солдатларга атап җырланып, илбасарларга каршы куркусыз сугышырга, җиңү яуларга бар көчне ку ярга өнди.
Т.Гыйззәтнең "Бишбүләк" пьессасыннан "Партизаннар" җыры тыңлаучыга да, җырлаучыга да көч бирә, эшкә дәртләндерә, дошманга нәфрәт уята:

Һөҗүм иткән безгә явыз дошман
Болыннардан, судан, һавадан.
Таш стена булып күтәрелдек,
Бар авылдан, завод-каладан.
Куш. Бишбүләгем, кайтсам, тарсынмассың,
Тиздән кайтам, кунак итәрсең.
Бездәй батыр егетләрең биреп,
Армиягә бүләк итәрсең.

Сугыш чорындагы җырларның күбесе хатын-кызлар исеме белән аталды "Гөлмәрфуга", "Рәйхан", "Зөләйха". Алар тормышның учагы булган хатын-кызларның уңганлыгына, саф мәхәббәтенә дан җырлый.

Сугыштан соң илне торгызырга халык бар көчен дә куйды. Бу еллар тагын да авыр иде. Тик барыбер җырладык. Спектакльләр куеп күңел юаттык. Эшләдек, укыттык. Бу чорда күп кенә халык җырлары да чыкты. Мәсәлән, "Умырзая", "Матур булсын", "Таһир-Зөһрә".

Бөек Ватан сугышы чорында, сугыштан соң да җыр аша халыкны тәрбияләдек, эшкә дәртләндердек, яшәргә көч өстәдек. Җиңүне җыр белән дә, эш белән дә якынайттык.

Урманда җиләк җыйганда да, утын кискәндә дә, Сабантуйда да, клубта да җырладык. Шул рәвешле халыкка моңымны биреп игелек кылдым. Шуңа куанып яшим. Әлмәттә "Ветеран" хорын оештырып, 20 ел биредә җырладым, тавышым беткәч, шигырь сөйләүгә күчтем. Хәзер шигырьләр язам. Җыр-моң исә мине гомерем буе озатып бара.

Д.Сафина.

И.Апачаева фотосы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров