Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Җиләк җыю кырын эшкә этәргән

Рус Акташы янындагы нефть суырту станциясеннән кабель урлаган өчен Әлмәт полиция бүлегенең тикшерү бүлеге Зәйдә яшәүче 25 яшьлек егеткә карата җинаять эше ачты.

Карак әлеге кырын гамәленә июнь аенда ук, әнисе белән җиләк җыярга килгәч, кабельгә юлыгып, нигез сала. Шушы дәвер эчендә ул кабельне кулга төшерү планын кора, әйләнә-тирә җирлекне өйрәнә һәм, ниһаять, августның бер төнендә шәхси машинасы белән килеп, хыялын тормышка ашыра. Ләкин егеткә ерак китәргә насыйп булмый, аны юлда ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата. Үз гаебен ул шунда ук таный.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250