Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Илфак Шиһаповның кызы Заринә: "Син шалтыратмыйсың, ә мин һаман көтәм"

"Мин үземнең әтием белән горурланам!" - дип кычкырасым килә, диде Заринә әтисен озатканда. Ул бу сүзләрне әйткәндә ир-атларның да күзләренә яшьләр килде кебек. Бүген Заринә әтисе Илфак Шиһапов истәлегенә язган хатны тәкъдим итәбез. Аны да күз яшьләрсез укып булмый...

Нәрсә соооң..(с)

Кич саен сәгать сигезләрдә ул шалтырта иде. Юк-барны сөйләшеп минем йоклар вакыт җитә..
-Эти, соң инде, мин йокларга ятам -дим.
-Көлә. Кызыым, сагат ун гына, нинди йоклау, әрәм итеп вакытынны йоклап ятма индее..
Яшәргә ашыгып яшәде әти. Күпме проект, күпме идеялар иде анын башында . Әле күпме башкарылмаган эшләре..
Бергә тордык 2015-2016да. Иртән уянгач бер ритуал бар иде бездә . Компьютерда тулы тавышка «Ээй, ямщик, поворачивай к черту » дигән җырны акыртыыып куеп , сикерә сикерә бии-бии, укерә укерә жырлый идек. . Эмма Павловна трубаларга шакый башлаганчы. . Аннан шул әбине бергә көлә-көлә сүгәбез . Щистый …. дип.. Шул ритуалны башкармасан - көн уңай булмый дип санадык . Аннан кофе, «Юбилейное» печеньесы белэн. Безнен «слабость» иде шул печенье. Диетага утырабыз дип сөйләшәбез дә, кибеттән бар булган кефир- кукәйләрне алып кайтабыз. Әти кичен спортзалдан соң Булатка дип шул «Юбилейное» ны ала да, компьютерда юк-барны карап чэй эчеп утырабыз. Кая инде Булатка 10 пачка печенье.. Ябыгабыз, блин.
Спортзалдан кайбер төннәрен җәяу кайттык. Бер 10 км чамасы юл. Паркны уткәндә мин гел плиткалардан сикереп барам, арттан 100 килолы әти..тоже сикерә. Туктап күз яшьләре аша көләбез. Без бәхетле идек.
Без әти янына күчкәндә Булат фломастер табып бар булган бүлмәләрдә обойларга рәсем ясап бетергән иде. Еще Урындыкларга. И Көзгегә . И әтинен мониторына. Орышам бит инде баланы, бабасы яклап тора .Йә инде, орышма ди , ямь кереп китте бит бу йортка дип, кулына калын маркер тоттыра..
Бер орышканы булмады, ни булса да минем яклы иде әти. Бердә юк дигәне булмады. Гел Әйдә, Давай, шулай булсын дип кенә торды. Яна җыр язган саен зур итеп мине чакыра иде тынларга. Минем фикерне сораган булып…ээх
Сиңа әйтер сүзләр бик күп калды. Бирелмәгән сораулар. Сөйләмәгән күп мизгелләр. Тик сигездә син шалтыратмыйсың хәлләремне сорап, ә мин, никтер, хаман көтәм. Әтием, мине сине бик нык яратам. Балаларга да гел сөйләп торырмын. Аларны Тәңре тумыштан яраткан, чөнки алар Илфак Шиһапов нәселендә туганнар. Без барыбыз синен белән горурланабыз.
Сонгы юлга озатканда ярдәм иткәннәргә олы рәхмәтемне белдерәм. Шәһри Казан Редакциясе ,Гөлнара Сабирова, Зөлфия апа, Рифат абый Фаттахов, Илфат абый Файзрахманов ,Ильшат абый Ханбиков, Алия Фаттахова, Динара Зиннатова , Ренат Галиаскар, Раил абый Садриев, Ильназ, Айсылу, Рөстәм абый Сарваров һәм бар булган халыкка, кайгыбызны урткалашкан кешеләргә Зур рәхмәт сезгә. Бик зур таяныч булып тордыгыз. Мең рәхмәт.
http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса