Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Илфак Шиһапов үзенә хатын эзли: "Тагын бер булса да бәбәй үстерерлек көчем дә, хәлем дә бар"

Җырчы Илсөя Бәдретдиновадан аерылган продюсер үзенә яңа тиң яр эзли. Җырчы булмаса да ярый, ди ул.

"Матбугат.ру" редакциясенә Илфак Шиһапов мөрәҗәгать иткән.

- Ялгыз яшәвемә ике ел булып китте. Туйдым. Сау-сәламәт, аек, эшли торган, тормышы җиткән ир-атка да пар кирәк икән, - дип эчен бушатты ул "Матбугат.ру" хәбәрчесенә, - Минем дә кем өчендер борчылып, кемнедер шатландырып яшисем килә. Сәламәтлегем - Тәңрегә шөкер, тормышым түгәрәк. Үземә тиң ярны эзлим. Мәхәббәт барлыкка ышанам, яратасым, яратыласым килә. Ялганны һәм хыянәтне генә кичерә алмыйм. Кем беләндер кичләрен кара-каршы чәй эчеп, шатлык-борчуларны бүлешеп яшисем килә. Алай гына да түгел, әле тагын бер булса да бәбәй үстерерлек көчем дә, хәлем дә бар. Урамда танышып йөрергә вакытым юк, җитмәсә табигый оялчанлыгым комачаулый.

Илфак Шиһапов белән кызыксынучы кызлар булса, размерларын да белеп торыгыз: авырлыгы 92 кило (85 кә кадәр ябыгам әле, Ходай язса, ди), буе - 178 сантиметр.

- Казанда торыр урыным бар, рәсми эшлим. Ашауга талымлап тормыйм, тартам, эчмим. Үземә тиң булырдай, 25 яшьтән 35 яшькә кадәр булган ялгыз хатын-кыз белән гаилә корып яшәр өчен танышыр идем. Бу тормышта кемнедер бәхетле итәсем килә. Кирәк булса, бу туйдырган Казаннан күчеп китү мөмкинлегем дә бар, - ди ялгыз ир.

Илфак Шиһапов белән кызыксынучы кызлар аның "Вконтакте"дагы шәхси битенә яза ала: https://vk.com/id22753430

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса