Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ике югары белемле ханым тараканнар белән яши!

Ике югары белемгә ия булган, элек хисапчы булып эшләгән 61 яшьлек Земфира исемле ханым бүген фатирында таракан «үрчетә».

Чаллыда яшәүче өлкән яшьтәге бу ханым ире белән аерылышканнан соң хәмер белән дуслашкан. Коммуналь хезмәтләргә түләмәгән өчен аның фатирында су белән газны өзгәннәр. Хәзер ул табигый хаҗәтләрен турыдан-туры подъездда башкара икән. Фатирда антисанитария - тараканнар күршеләргә яшәргә бирми, ә сасы ис бөтен подъездга тарала ди.

Ханымның коммуналь хезмәтләргә бурычы 100 мең сумнан артып киткән. Күршеләре түземсезлек белән аңа карата нинди дә булса чара күрелүен көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса