Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ике улын үтергән атаны аклаганнар

Агымдагы ел башында 63 яшьлек ата үзенең 26 һәм 36 яшьлек улларын үтергән иде.

Бу хәл Яр Чаллыда була. Башта әти кеше подъездда 26 яшьлек улын пычак белән кадап үтерә, аннары фатирга кереп йоклап яткан 36 яшьлек улына пычак белән ташлана. Соңыннан чиста киемнәр киеп, полиция чакырта.

Егетләр стажлы наркоман булалар. Алар әти-әниләрен мәсхәрәләп, кыйнап яши. Өлкәннәрнең урамда кунган чаклары да еш була. Күршеләре дә алардан һәм подъезддагы энәләрдән тәмам туйган була. Бу хәл әтине соңгы чиккә этәрә. Ул кулына пычак ала.

Суд картның чарасызлыктан шушы адымга баруын искә ала. Шулай ук аның тикшерү барышында актив хезмәттәшлек итүе дә исәпкә алына. Аны өч елга колония-поселениегә хөкем итәләр һәм шунда ук Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан амнистия буенча җаваплылыктан азат итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса