Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ике төргәк кабель урлаган өчен 2 ел төрмә

Әлмәттә 39 яшьлек кеше төнлә бер шәхси йорт подвалыннан бакыр электр кабеле һәм насос өчен электр кабеле урлый.

Бу хәл быел май азагында була. Каракны тоткарлыйлар. Ул гаебен таный һәм судта тикшермичә генә карар чыгаруларын сорый. Аны ике елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Җәза срогын ул каты режимлы төзәтү колониясендә үтәчәк.

 

Хөкем карары буенча шикаять бирелгән. Ул әле үз көченә кермәгән, дип хәбәр итә Әлмәт шәһәре прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса