Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ике кыз Интернет аша алданган

Кырыгалдарлар 20 яшьлек кызның дустының аккаунтын ватканнар.

Ватып кына калмаганнар, аның исеменнән, имеш, әнисен дәвалауга дип, Чаллы кызыннан акча да сораганнар. Кыз, әлбәттә, үтенечкә колак салган һәм 10 мең сум акча күчергән. Аннан соң ул дус кызына шалтыратып, акчаның күчү-күчмәве белән кызыксынган. Иптәше бернинди дә акча кирәк булмавын әйткәч кенә чаллылы алданганын аңлаган.

Икенче очрак 28 яшьлек Чаллы кызы белән булган. Куртка алырга теләгән кыз социаль челтәрдә берәүнең өс киемнәре сатуын күргән, ә тегесе киемнәрне үзенең "битенә" куйган. Кыз сатучыга 4200 сум акча күчергән, әмма бүтән сатучы белән элемтәгә чыга алмаган. Сатучы социаль челтәрдән "битен" дә ябып куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса