Әлмәт таңнары

Ике башлы, өч куллы кызчык туган [+ФОТО]

Һиндстанда корсагында икенче баш үскән кызчык туган, дип хәбәр итә РИА Новости.

Бу гадәти булмаган очракны белгечләр "паразит игезәк" дип атый. Кызчыкның икенче башы янында өченче кул да үскән булган.

Корсак янындагы баш тулысынча үсеш алмаган, аның колаклары һәм күзләре юк. Табиблар фикеренчә, әлеге "артык" игезәк ул баланы тормыш өчен кирәкле туклыклы матдәләрдән мәхрүм итә.

Джайпур хирурглары 4 сәгатьлек операция ясап, кызның ябышып үскән игезәген алганнар. Хәзер ул тернәкләнеп килә.

http://shahrikazan.com/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: