Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ике балалы ханым Иремель тауларында югалган

Хәзерге вакытта аларны МЧС коткаручылары эзли. Тиздән вертолет та эшкә җигеләчәк.

Казанда яшәүче 32 яшьлек ханым 6 һәм 14 яшьләрдәге ике баласы белән Башкортостан һәм Чиләбе өлкәсе чигендәге «Иремель» паркының таулы урынында югала. Бу хакта Чиләбе өлкәсе буенча МЧС хәбәр итә.
Коткаручыларга әлеге хатынның ике баласы белән Зур Иремель тавына киткән җирдән әйләнеп кайтмавы турында хәбәр керә. Аларны 54 кеше һәм 18 берәмлек техника эзли. lifenews хәбәр итүенә караганда, яшь хатынның исеме Лилия. Ул Казаннан. Балалары белән Башкортостанга Зур Иремель тавында йөрергә дип килгән булган. Алар кичә иртәнге тугызда туристик маршрутка чыгып киткән җирләреннән әйләнеп кайтмаганнар.
Алар арендалаган йорт хуҗасы чаң суккан һәм коткаручыларга мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта аларны вертолет белән эзләргә җыеналар. Шунысы да бар, төнлә эзләү районында 22 градус суык булган. Ә туристларның үзләре белән җылы киеме дә, шырпылары да, ашарга ризыклары да юклыгы мәгълүм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса