Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Игътибарлы булыгыз! Сезне өйдә көтәләр!

8 апрель көнне төнге 1.25 сәгатьләр тирәсендә Тукай проспектында 1987 елгы, машина йөртү хокукына ия булмаган егет БМВ X3 машинасында тизлек белән идарә итә алмыйча, баганага килеп бәрелә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә арткы рәттә утыручы 1985 елгы пассажирның вакыйга булган урында гомере өзелә. Машина йөртүче алган тән җәрәхәтләреннән медсанчастька озатыла, ә аның янында утырган пассажир куркынычсызлык каешы белән эләктерелгәнгә күрә зыян күрми. 2 апрель көнне дә Әлмәт юлында КАМАЗның үзәк юлдан баручы Опель Астра машинасына юл бирмәве нәтиҗәсендә килеп чыккан һәлакәттә 2009 елгы кыз бала үлгән иде. ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса