Әлмәт таңнары

Игорь Богаченконы 12 ел төрмә көтә?

26 яшьлек иргә шактый еллар төрмәдә утырырга туры киләчәк.

Кыш көне Яшел Үзәндә банк акчасын урлап качкан Игорь Богаченконың эшен тикшерү дәвам итә. Яшь малае булган өчен аңа төрмә елын кыскартачаклары да билгеле булды.

63 миллион сум акчаның әлегә тикшерүчеләр 12 миллионын таба алмый. Шуңа күрә җинаять эшен тикшерү сузыла.

Реклама

Исегезгә төшерәбез, 23 гыйнварьдә алар инкассатор машинасыннан акча урлап кача. Бер атна узгач Игорь Богаченко һәм аның иптәшен полиция Марий Эль районыннан эзләп тапты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: