Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Җиңел пар белән, яки...

Һәр елны 31 декабрьдә без... апа белән мунчага барабыз. Дөрес, мунчаны атна саен калдырган юк анысы. Тик Яңа ел алдыннан ул йоланың "тәме" башка була. Яңа елга калеб һәм күңел чисталыгы белән атласаң, һичшиксез, ел уңачак кебек.

Монда килеп төпләнгәндә шәһәрдә мин белгәне 2 мунча бар иде. Озак та үтми берсен яптылар да, ритуаль хезмәтләр күрсәтү фирмасы ясадылар. Аһ-ваһ килүчеләргә: "Аерым категорияләр өчен шәхси сауналар хәттин ашкан, шәһәр өчен берәү җитә", - дип җавап тоттылар. Ул вакытта 190 мең кешелек Әлмәттә Белоглазов урамындагы шәһәр мунчасына сукмак калды. Җәмәгать урынына бераз шикләнебрәк караган туганымны әлеге мунчага мин күнектердем. Кайбер шәхси мунчалардан аермалы буларак, биредә вакытны чикләмиләр. Аның чиге бар-барын, ләкин вакыт үтте дип куып чыгарганнары юк. Тән чисталыгыннан гайре сәламәтлекне дә кайгыртып, бөтен шартын китерергә яраткан безгә шул гына кирәк тә. Хәзер апаның көнаралаш йөргән чаклары да еш күренеш.

Мунчаны кем генә яратмый икән?! Хәтеремдә, университетның 4 нче курсында физкультурадан имтиханда миңа мунчаның файдасы турында җавап та тотарга туры килгән иде. Физрук белән бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә мактаган идек аны. Шулай булмый ни, мунча бит ул ял иттереп кенә калмый, организмны да ныгыта, яшәртә дә. Тик боларның барысына да ирешү өчен аның тәртибен белү кирәк. Бу хактагы фикерләре белән хирыс мунчачы Әлфия уртаклаша (фамилияләп тормыйм, кем әйтмешли, "мунчада генераллар юк").

Мунчаның да бар җае

- Беренче кагыйдә: мунчага тулы ашказаны белән бару ярамас. Шулай ук ач керергә дә рөхсәт итмиләр. Җиңелчә генә ашау хәерле. Мин үзем мунчага барыр алдыннан кура җиләге белән чәй эчәм. Шулай эшләгәндә күзәнәкләр тизрәк ачыла, тирләтә, - ди әңгәмәдәшем. - Икенче кагыйдә - себерке (минем туган якта аны пиннек, бу җирлектә миннек диючеләр дә бар) пешерү. Аны кайнар суга салганчы салкынча суда тотарга кирәк. Шулай эшләгәндә яфраклары коелмый.

Табиблар парлану бүлмәсендә югары менәргә ашыкмаска киңәш итә. Эссегә ияләшер өчен биш минут түбәндә утырып яки ятып торырга кирәк.

- Гомумән, пар бүлмәсендә иң яхшысы - ятып тору. Алай иткәндә, эссе тәнгә тигез тарала. Шул рәвешчә җылынгач, чыгып хәл алырга кирәк. - Пар бүлмәсенә икешәр каен себеркесе белән йөрүче Әлфия киңәшен шулай дәвам итә. - Без (якшәмбе көнне йокыга карый мунчаны өстен күрүче мунча-танышлары турында сүз) ачылуына киләбез. Таш артык кызмаган була әле. Шуңа күрә беренче керүдә пар бүлмәсендә озаграк торабыз. Ә кызгач килүчеләргә вакытны аз-азлап арттырырга кирәк.

Әйтүемчә, чабынырга ул ике себерке йөртә. Керү белән өске ләүкәгә менми, башта аста тәнен җылыта. Менә аннан соң себеркеләр биешә башлый. Ике пиннек белән чабынганын карап торган бер ханым: "Болай сугуга нинди целлюлит булсын", - дигән нәтиҗә ясады.

Без йөргән мунчада, мәсәлән, һәркемнең чабыну, пилинг, чәч карау, массаж һәм башка мунча гамәлләре буенча үз рецепты бар.

Раушания мунчала белән "массаж"ны бик оста ясый. Мунчала тоткан кул чукларын бер-берсенә якын гына куя да, икесен ике якка кыска атлам белән җитез генә йөртә башлый. Махсус массаждан бер дә ким түгел. Ә Фирдәвес? Ул ясаган скраблар ни тора! Бер килүендә эре тарттырылган көрпәгә бал, сөт өсте куша, икенчесендә вакланган кофе белән мәш килә. Кайсын тән өчен, икенчеләрен бит тиресе өчен дип әзерли. Иң кызыгы - ул аны үзе өчен генә ясамый - бөтен кешегә тәкъдим итә. Шул "тәмле" скраб-маскаларның берсен битенә сылап өлгергән ханымнарга: "Илдә-көндә кытлык (карабодайга галәмәт бәя арткан ел иде), ә сез ...", - дип шаяртулы киная белдергән идем.

- Күпләр тозлы-баллы катнашма белән ышкына, - дип белгәннәре белән уртаклашуын дәвам итә мунчачы. - Балның тиз хәлне алуын искәртеп, аны чыгар алдыннан гына сөртергә киңәш итәм. Зәйтүн маеның кулинариядә генә түгел, косметологиядә кыйммәте һәм файдасы турында ишетмәгән кеше юк. Кышын салкын үзе тәнне корыштыра. Җитмәсә, су аз эчелә, радиаторлар һаваны киптерә... Мин әмәлен таптым: диңгез тозына зәйтүн мае кушып, тәнне йомшарта, яшәртә торган катнашма ясыйм. Чистарынгач, чыгар алдыннан пар бүлмәсенә шуны сөртеп керәм. Шуннан да шәбе юк!

Әлфия сайлаган шкафны чамалау авыр түгел. Шкаф өстендә һәрвакыт караҗимеш, өрек, гөлҗимеш һәм имбир төнәтмәсе белән термос, яисә яңа чыгарылган грейпфрут-әфлисун суы була.

Пар - ташта гына түгел

Минем өчен мунчаның тагын бер кызык сыйфаты бар. Иртән йөрүчеләрнең пар бүлмәсендәге әңгәмәсен тыңларга яратам. Әдәп-әхлак, көнкүреш мәсьәләләреннән алып торак-коммуналь хуҗалык проблемаларына кайтаваз шунда яңгырый. Күпвакыт монда сөйләгәннәрне түрәләр ишетсә, һич икеләнүсез отставкага китәрләр иде дип тә уйлыйм. Гәпләшү бигрәк тә берәр сәяси-икътисади, яки тетрәндергеч вакыйгадан соң җанлы була. Менә ни өчен безнең халык митингларга йөрми икән! Бөтен "пар"ын мунчада чыгарып кайта.

Узган якшәмбе кызлар белән Яңа ел мунчасында очрашырга сүз куешып киттек. Мунча мөдире Нина Михайловна да әнә "31 е кичке сигезгә хәтле эшлибез, килегез", - дип чакырып калды. Ул көнне пар бүлмәсендә сүз күбрәк бәйрәм табыны турында булыр, мөгаен. Шуннан артыгы булмас. Хәер, бер ханым "Җиңел пар белән, яки Язмыш ирониясе" фильмын искә алды.

- Ничек кенә астыртын көләргә уйласа да, безне язмыш Бөгелмәдән ары җибәрмәс. Пенсия шул чамалы! Шаярта апа. Кәефе шәп. Мунчадан кайтышы бит!

Ләйләгөл МИНАЕВА

Безнең белән бер тирәдә мунчага йөрүчеләр арасында үзләрен ярыйсы гына сәламәт хис итүчеләр дә, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр дә, катлаулы операция кичерүчеләр дә бар. Пар бүлмәсендә соңгылары авызыннан нигездә шундый фикер яңгырый: "Табиб кушмый, ләкин мунчасыз торып буламыни, бу бит сихәт!"

Шундыйлар колагына Интернет челтәреннән тапкан табиб киңәшләре. Мисал өчен, чабынган вакытта матдәләр алмашы 1,5-2,5 тапкыр тизләшә. Йөрәк ешрак тибә башлый, организмдагы кислород резервы арта. Ревматизм, периферик кан әйләнеше бозылганда да мунча керү файдалы диләр.

Тән температурасы һәм кан басымы бик түбән яки артык югары булганда, авыруның ялкынсынуы вакытында, онкология чирләренә таручыларга, операция ясалгач, 2 ай дәвамында кайнар мунчага керү куркыныч. Шулай ук инфаркт, инсульт, миокардиттан соң, гомумән, йөрәк-кан тамырлары, боткин авырулары очрагында, азканлылык, лейкемия булганда кызу мунча белән шаярырга ярамый.

Гинекологиягә килгәндә, хатын-кызлар органнарында киста, эндометриоз, төрле шешләр, ялкынсыну күзәтелгәндә, күкрәктә мастопатия булганда, күрем циклы бозылганда, ул көчле килгәндә, умырткалык авыртканда аеруча саклык кирәк. Ирләрдә простатит, аденома булганда артык кайнар мунчада кат-кат чабынмау хәерле. ОРЗ, грипп белән чирләгәндә, температуралы вакытта мунча керү дә аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Тирән һәм яңа гына алган тән җәрәхәтләре булганда да су белән инфекция, пычрак эләкмәсен өчен сак кыланырга, табиб киңәшләрен тотарга кирәк. Йөкле хатыннар да артык кайнар мунчада озак юынмасыннар.

5-6 яшькә кадәрге кечкенә балаларны югары температурада озак итеп себерке белән чабарга, юындырырга ярамый. Беркайчан да чаманы югалтмаска кирәк. Кискен һәм авыруларның ялкынсынулы вакытларында табиб белән киңәшләшү зыян итмәс. Аеруча кайнар мунчада чабынырга, саунада озаклап утырырга яратучылар үзләрендә бернинди дә онкологик тайпылышлар, ялкынсынулар юклыкка, гомумән, тулы сәламәтлекләренә инанган булырга, табиб күзәтүе узарга тиешләр.

Салкын тиюнең хроник авырулары, әйтик, хроник бронхит, югары сулыш алу юллары ялкынсынганда (гайморит, ринит, тонзиллит, ларингит), полиартрит, артроз, артрит булганда, ялкынсыну вакыты узып, мондый авырулар хроник төс алганда мунчада чабынып, төрле үлән төнәтмәләре белән ваннада дәвалану уңай нәтиҗәләр бирә. Аннары төрле үлән чәйләре эчсәң, тагын да яхшы.

Тик шунысы бар: кайнарда дәваланганнан соң җылы киенергә, үтәли җилдә йөрмәскә кирәк. Бу таләп үтәлмәгәндә, мунчаның кире реакциясе дә булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250