Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Җиңел машина белән идарә иткән кыз йоклап китү нәтиҗәсендә, аның әнисе һәлак булган

Кыз хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлекне арттырып каршы як юлга чыккан, аннары бәрелешкән дип фаразлана

Кичә, 2 гыйнварда, көндезге 1дә Чаллы - Зәй - Әлмәт юлының 21 нче чакрымында "DAEWOO MATIZ" автомобиле белән идарә иткән 1988 елгы кыз "MITSUBISHI" машинасына бәрелгән. Алдан чыгарылган нәтиҗә буенча, кыз хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлекне арттырып каршы як юлга чыккан, аннары бәрелешкән. Кыз сүзләренчә, ул рульда йокыга киткән.

Транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, "DAEWOO MATIZ" рулендагы кызның әнисе, 1952 елгы пассажир хатын-кыз, ашыгыч медицина ярдәме машинасында үлеп киткән, әтисе, 1949 елгы ир, кеше һәм машина йөртүчеләрнең икесе дә (ир кеше 1961 елгы) хастаханәгә озатылган.

Шул рәвешле, яңа 2014 елның 2 көнендә транспорт һәлакәтләрендә 23 кеше тән казасына дучар ителгән һәм 1 кеше һәлак булган - кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза салган 14 транспорт һәлакәте нәтиҗәсе шундый.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса