Әлмәт таңнары

Җиде баба

Соңгы елларда үзен азмы-күпме зыялы дип санаган милләттәшләребез нәсел-ыруларының шәҗәрәсен барлау, нәсел агачын торгызу турында кайгырта башладылар. Кем белән генә булмасын, бу мәсьәләдә фикер алыша башлыйсың да, төрле эчтәлектәге сүзләр ишетәсең: "Безнең шәҗәрә фәлән бабайдан башлана", "Безнең нәсел-нәсәбебез турында язма шәҗәрә бөтенләй юк"... Шул ук вакытта халкыбызда борын-борыннан килгән, "Һәр...

Соңгы елларда үзен азмы-күпме зыялы дип санаган милләттәшләребез нәсел-ыруларының шәҗәрәсен барлау, нәсел агачын торгызу турында кайгырта башладылар. Кем белән генә булмасын, бу мәсьәләдә фикер алыша башлыйсың да, төрле эчтәлектәге сүзләр ишетәсең: "Безнең шәҗәрә фәлән бабайдан башлана", "Безнең нәсел-нәсәбебез турында язма шәҗәрә бөтенләй юк"...

Шул ук вакытта халкыбызда борын-борыннан килгән, "Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш!" дигән гыйбәрә дә күңелдә яши.

Әйе, күп тә түгел, аз да түгел - нәкъ җиде баба. Кызганыч ки, күбебез бүген дә җиде түгел, ике-өч бабадан артыгын белми яши. Озак еллар буе мин дә әтинең атасы, фажигале язмышлы Салах (Салахетдин) бабамны, аның да атасы Зариф (Мөхәммәтзариф), аның да атасы Шәриф (Мөхәммәтшәриф) бабаларымны гына белә идем, чөнки әти бер үк вакытта "Салахов" та, "Зарипов" та булып йөрде, ә аның бертуган Хәертдин абзасы исә һич калыпка сыймаган "Шарапов" фамилиясе белән гомер кичерде, гәрчә ул һич югында "Шәрипов" фамилиясендә йөрергә тиеш булса да.

Җиде яшьтә Иске Баграш башлангыч мәктәбенең беренче сыйныфына укырга баргач, фамилияне мин "Салахов" дип яздырдым. Миннән кече энем Тәлгать тә "Салахов" булды. Ә менә сеңлебез Мөзәянә һәм кече энем Әгъдәс башта "Зарипов" фамилиясендә йөрделәр.

Күп еллар дәвамында безнең нәсел кешеләре шул бабаларыбыздан да артыгын белми яшәделәр. Дөресен әйтим, кайбер туганнар бу турыда уйлап та карамадылар. Бүген дә шулай.

Яңа гасыр башында миңа туган авылым турында китап язып калдыру уе керде, чөнки авылдашларым да: "Син язмасаң, моны эшләп чыгардай башка кеше булмаячак", - дип әйтеп киләләр иде. Минем бәхеткә, ул чорда "Әлмәт энциклопедиясе"н төзү теләге белән Казаннан бер төркем тарихчылар чакырылган иде. Шуларның берсе - яшь тарихчы Таһир Кәримов архив язмаларын өйрәнеп, авылыбыз Иске Баграш - Елховой һәм янәшәдәге Түбән Абдул авылы тарихына кагылышлы мәкалә язып, мин мөхәррире булган "Әлмәт таңнары" газетасы редакциясенә китерде. Шул вакытта мин аңа безнең нәселгә нисбәтле язмаларга да эз салып булмасмы, дигән фикер әйттем. Таһир мин алда искә алган Шәриф (өченче бабам) исеме теркәлгән өч язманың күчермәсен алып килде, тик аларның тәгаен кайсы безнең баба булуын әйтми торды. Күпмедер вакыттан соң бу турыда мин Сарманда яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрь һәм һәвәскәр тарихчы Дамир Гарифуллинга әйттем. Ул минем кулдагы күчермәләрне алып китте һәм Шәриф бабабызның атасы Юлдаш, аның да атасы Бохармәт атлы булуын килеп әйтте. Аннары ул шул нигездә миңа да, бар булган язмалардан чыгып минем хатынның бабалары турында да ике нәсел агачы төзеп китерде.

Ләкин минем өчен бу гына аз иде әле. Җиде бабаны белү өчен миңа тагын ике буынны өстисе бар иде. Бары ике буын! Ким дигәндә җиде бабама чаклы!

Шунысы әйбәт, бүген бу мөһим эш белән шөгыльләнүчеләрнең сафы арта бара. Алар олы кызыксыну белән төрле архивларда казынып, кирәкле мәгълүматлар җыеп, теге яки бу кешегә шәҗәрәләр төзиләр - акчаң гына булсын, чөнки тарихчыларга еш кына Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Самара, Ырынбур дәүләт архивларына барып, атналар буе эзләнергә туры килә. Ә яшәү - кунакханәдә һәм урын өчен тәүлегенә 2-3 мең сум түләргә. Моның өстенә юл чыгымнары да шактый. Шуңа күрә тарихчыга мөрәжәгать иткән очракта сүз син ирешәсе максатның ни бәя торуыннан башлана. Әйтик, соңгы ике буын бабаларым турында мәгълүмат алу миңа 20 мең сумга төште. Бу әле күп түгел һәм ул нәсел агачын ясаудан башка гына. Ләкин ихлас күңелдән тулы итеп шәҗәрәне төзергә телисең икән, вакланып тора алмыйсың. Аның каравы синең түр як диварыңда соңыннан горурланып сөйләрлек нәкышләп ясалган күп тармаклы нәсел агачың эленеп тора. Ә бу үзе бер байлык. Рухи байлык!

Җиде баба... Ни атлы булган икән минем җиденче бабам? Аннан соңгылары нинди исемнәр йөрткәннәр? Кем булганнар? Бу сорауларга мин озак еллар җавап эзләдем. Ниһаять, мин ул җавапларны табуга ирештем. "Җиденче бабаңның исеме ничек?" - дип сораганда, мин бүген олы канәгатьләнү хисе белән: "Уразай!" - дип әйтә алам. Әйе, Уразай! Чын төрки татар исеме. Төркичә "ураз" - бәхет, шатлык дигән сүз. Моңа "ай" эндәшү кушымчасы ялганган. "Бәхетле бул, бәхеткә ия бул" дигән мәгънә белдерә бу исем. Бәлки атасы-анасы тарафыннан озак еллар көтеп алынган бала булгандыр? Тик туган елы гына төгәл билгеле түгел, чөнки тарихчы Рәсәйнең борынгы язмалар архивында (Мәскәү) аның турында тулы мәгълүматлар тапмаган. Ә менә улы Мөксин турында бар. 1747 елгы исәпкә алу язмаларында Мөксин Уразай улына 45 яшь булган. Димәк, Мөксин 1702 елда туган булып чыга. Атасы белән улы арасында аерма уртача 25 ел дисәк, Уразайның туган елы чама белән 1675-80 булуы ихтимал.

Алтынчы бабабыз Мөксин (Гомәр Саттаровның "Татар исемнәре сүзлеге"ндә Мөхсин - гарәптән башкаларга ярдәм итүче, изгелек, яхшылык кылучы) Уразай улына аерым тукталыйк.

Авылым тарихы "Бараҗ токымы" китабымда (ул 2003 елда "Матбугат йорты" нәшриятында басылып чыкты) Иске Баграш - Елховойга, Түбән Абдулга һәм башка тирә-як авылларга 1730-1750 елларда Сембер өязе авылларыннан күпләп йомышлы татарларның (служилые татары) күчеп утырулары турында язган идем. Нугай юлының 1748 елгы исәпкә алу кенәгәсендә язылганча, Елховойга беренче булып бу өязнең Иске Суыксу авылыннан күчеп килгән кеше - Мәхмүт Ядкәров. Шул чорда Иске Баграш авылы кәгазьләрдә еш кына Мәхмүт (Махмуткино) авылы дип йөртелә. Аннары бүгенге Буа районына кергән Яңа Суыксу, Югары Чапкас, Кырык Садак, Шыгырдан, Шәйморза һ.б. авыллардан да күчеп киләләр. Шәйморзадан җиде гаилә күчә һәм шуларның берсе Мөксин гаиләсе була. Яңа җирдә җан-фәрман йорт салып, җир сөреп, гаилә турында кайгыртып яшәве җиңел булмагандыр аңа, чөнки 1762 елгы исәпкә алу кәгазьләрендә Мөксиннең 1749 елда (кырык җиде яшендә) вафат булуы әйтелә. Әлеге исәпкә алу елында Мөксиннең олы улы Әпсәләмгә 35 яшь, кече улы Бохармәткә 21 яшь була (ул чорда гаиләдәге хатын-кызлар исәпкә алынмаган). 1747 елда исәпкә алынган сигез яшьлек улы Дәмин турында исә мәгълүмат юк. Ул бала озак яшәмәгән булса кирәк.

Бишенче бабабыз - Бохармәт Мөксин улы. Туу елы - 1741. Хатыны - Гөлзәфәр Юныс кызы. Бәлки Гөлзәвәр булгандыр, чөнки алдагысы Г. Саттаровның «Татар исемнәре сүзлеге»ндә юк, ә арттагысы бар - Гөлзәвәр фарсы-гарәп телендә гөл бизәкле мәгънәсен аңлата. Алар ике ул табып үстерәләр. Кыз балалары булганмы-юкмы, исемлектә ачыкланмаган. 1816 елгы исәпкә алу вакытында Бохармәт инде булмый - ул 1807 елда вафат. Олы улы Юлдашка 26 яшь. Аны 1790 елда туган дип уйлыйк. Юлдаштан ике елга соң туган Зәбихан да 1811 елда, унтугыз яшендә, үлеп китә. Нәселе калмый.

Юлдаш - безнең дүртенче бабабыз. Хатыны Зәбидә (26 яшь) аңа биш бала табып бирә. 1816 елгы исемлектә олы кызлары Зөбәйдәгә дүрт, кечесе Хөбәйдәгә ике яшь, ә уллары Мәүлеткә әле бер генә ай була. Алардан соң Мөхәммәтшәриф һәм Шәрәфетдин туалар. Кызларына исемне Зәбидә үзе кушкан булырга охшый, чөнки Зәбидә гарәпчәдән сайлап алынган, асыл зат мәгънәсендә булса, Зөбәйдә дә шул ук мәгънәдә, ә Хөбәйдә - иң сөекле дигән мәгънәдә.

Өченче бабабыз Мөхәммәтшәрифнең өч улы була: Мөхәммәтсадыйк, безнең икенче бабабыз Мөхәммәтзариф һәм Гайнан.

Икенче бабабыз Мөхәммәтзарифның өч баласы: уллары Салахетдин, Мөхәммәтгариф һәм кызы Миңлебаян. Салахетдин төп йортта кала, Мөхәммәтгариф бәхет эзләп читкә китә һәм соңыннан Сарман районының Рантамак авылында төпләнеп кала, шул авылның хөрмәткә ия дин әһеле - мулласы була. Озын гомер юлы үтеп, Мөхәммәтгариф туксанның аргы ягында гына якты дөнья белән хушлаша. Миңлебаян исә Бәркәтәнең Мөхәммәтгалим исемле кешесенә тормышка чыга, шунда гомере үтә.

Салахетдин исә безнең шәҗәрәбез дәвамы - ул соңгы бабабыз. 1870 елгы. Ленин белән бер елгы булган, дип әйтәләр иде безгә. Миңлебаян кебек, бәхетен ул да Бәркәтәдән таба - Бибигайшә әбиебез (Шәмгун кызы) бабабыздан тугыз яшькә кече булган. Гади икмәннәр, ләкин тулы канлы тормыш, тырыш хезмәт белән яшәгәннәр. Алты бала үстергәннәр: Хәйрия (1900), Хәертдин (1903), Сәхабетдин (1907), Әгъзаметдин (1915), Рәхимә (1918) һәм Нурия (1921). Шулар арасында тугач та мантып китмәгәннәре дә булган.

Соңгы бабабыз турында «Салах карт язмышы» дигән язмамда киң мәгълүмат бирелгән. Ә менә Бибигайшә әбиебезне без, оныклары, аерым хәтерләп калдык. Әтиләр сугышка китеп баргач, ул безгә догалар өйрәтте: «Аллаһыдан сорагыз, ялварыгыз, ул сез - сабыйларның теләген канәгатьләндерми калмас», - дигән иде. Без догалар укып, әбиебез өйрәткәнчә, әтиләрне исән-имин сугыштан кайтарсын дип Ходайдан сорасак та, әтиебез кайтмады, сугыш утында көеп калды. Әбиебезнең кече улы Әгъзаметдин һәм кияве Шәмсетдин дә сугышта юк булдылар. 1938 ел башында Бөгелмә төрмәсендә атылган карты, уллары һәм кияве язмышы турында кайгырып яшәгән әбиебез 63 яшендә, 1943 елның февраль салкыннарында гүр иясе булды. Аны соңгы юлга озатучылар арасында ике оныгы - Хәертдин улы Габдерәшит (11 яшь) һәм Сәхабетдин улы Минәсгать (8) тә бар иде.

Салахетдин карт белән Бибигайшә карчыкның соңгы балалары Нурия бүген дә исән әле - аңа 92 яшь.

Бүген исә без үзебез дә "бабай"лар. Салах картның улы Сәхап улы буларак, мин шәҗәрәдә "буын" булырга хаклы өч оныгының берсе һәм иң ышанычлысы, чөнки ике улымдагы алты баланың (өчәр) өчесе егетләр затыннан: Артурның Тимуры, Азатның Фәрхады үсеп җиттеләр, Фаяз да үсеп килә. Ул балаларга озын гомер насыйп итсен.

Шәҗәрә дәвам итә - бу бәхәссез. Гомер булса, әле борынгы буыннарны да барламый калмабыз - ул уй да юк түгел. Уразай турында да, аның атасы һәм бабасы турында да өстәмә мәгълүмат аласы, шәҗәрәне тулыландырасы килә. Бирсен Ходай!

Әсгать Салах

язучы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: