Әлмәт таңнары

"Иң матур пар" бәйгесенә фотолар кабул итәбез

Әлмәтнең "Иң сөйкемле пар"ы конкурсына фотолар килә башлады. Алина һәм Вадим Тарасовлар да үзләрен Әлмәтнең иң матур парларының берсе дип саный.

Реклама

Әйдәгез әле, активарк булыйк! Дусларыгызга әйтегез, безгә матур фотоларын җибәрсеннәр. Бәйгедә катнашу өчен парлашып төшкән фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерын да юлларга кирәк. Фотоларны 24 гыйнвардан кабул итә башлыйбыз. Аларныatannary@yandex.ru электрон адресына "Иң сөйкемле пар" бәйгесенә дип җибәрергә кирәк. Тавыш бирү 30 гыйнвардан алып 20 февральгә кадәр барачак. Җиңүчене 20 февральдә игълан итәчәкбез.

Фотолар www.almet-rt.ru сайтында урнаштырылачак, тавыш бирү дә биредә узачак.Иң күп тавыш җыйган пар җиңүче дип табыла һәм аларга романтик бүләк тапшырылачак. Әлеге пар турында "Әлмәт таңнары" сайтына да язып чыгачакбыз. Димәк, сез безнең конкурста катнашып үзегезне дә таныта алачаксыз. Фотоларны безгә юлларга ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: