Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Иң өлкән кияүгә 83, кәләшкә 79 яшь

Татарстанда узган ел өйләнгән иң өлкән кияү егете Яшел Үзән районында яши булып чыкты.

Аңа гаилә корганда 83 яшь тулган. Ә өлкән кәләшнең 79 яшьлек булуы теркәлгән. Ул Бөгелмәдә яши. Татарстанның ЗАГС идарәсе начальнигы Эльмира Зарипова коллегия утырышында билгеләп үткәнчә, узган ел республикада барлыгы 33580 пар гаилә корган. 2012 ел белән чагыштырганда никахлашучылар саны 1,2 процентка арткан. Статистика күпчелек егетләрнең 25 тән 34 яштә гаилә коруын күрсәткән - 52 процент. Ә кәләшләрнең 18 дән 24 яшькә кадәр кияүгә чыканнары 44,5 процент тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250