Реклама
Татарстан мөфтие карамагындагы "Хузур" нәшрият йортының яңа кибете эшли башлады.
Кибет Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасында урнашкан.Анда нәшрият йортының китаплары тәкъдим ителә. Алар арасында Шиһабетдин Мәрҗанинең "Мохтасар әл-Кудури", "Назурәтел хак", Әхмәдһади Максудиның "Гыйбадәтел исламия", Газәлинең "Әдәбләр" һәм башка басмалар бар.
Шулай ук биредә мөселманнар өчен дисбеләр, түбәтәйләр кебек кирәк-яраклар сатыла, дип хәбәр итәләр мөфтиятнең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа