Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

hәлакәткә очраган Robinson-66 вертолеты калдыклары табылган

Тикшерү комитеты әлеге hәлакәт буенча җинаять эше кузгаткан.

2017 елның 12 февралендә Мәскәү вакыты белән 20 сәгать тирәсендә Таулы Алтай Республикасының Турочак аймак районында Robinson-66 вертолеты hәлакәткә очраган иде.

68 кешедән торган коткаручылар группасы Яйлю поселогында hава торышының яхшырганын көтәргә мәҗбүр, дип хәбәр итә ТАСС мәгълүмат агентлыгы. Көчле җил hәм томан коткару эшләрен башларга ирек бирми.

Тикшерү комитеты әлеге hәлакәт буенча җинаять эше кузгаткан.

Вертолетның калдыклары кайда төшкәне инде ачыкланган. Көн ачылгач та, коткаручылар эшкә керешәчәк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, вертолет бортында 5 кеше булган. Республика хөкүмәтенең элекке вице-премьеры Анатолий Банных, аның хатыны, тагын ике кеше. Штурвал артында - пилот Дмитрий Ракитский.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса