Әлмәт таңнары

Хөкем карары нокта куйды

Милли тенденцияләр проблемасы бүген кискен булып кала бирә.

Бигрәк тә Интернет челтәренә экстремистик характердагы язмалар урнаштыру, шул рәвешле яшьләрне бу агымга җәлеп итү хәлне тагы да катлауландыра.

Төрле төркем кешеләр арасында каршылыклар туу мәсьәләсе бөтен җәмгыять өчен дә актуаль. Демократик җәмгыятьтә ул кешенең үз караш-фикерләрен ирекле күрсәтү хокукы белән тигезләп җайга салу кирәклеге белән дә катлаулана. Экстремистик юнәлештәге җинаятьләр өчен җаваплылык чараларын күздә тотучы РФ Җинаять кодексының 282 нче маддәсе бүген инде "йокы"дан уянды һәм еш кулланыла башлады. Нәфрәт уятучы гамәлләр (кешене яки төркемне җенесе, раса, милләте, теле, дингә мөнәсәбәте яки социаль төркем вәкиле булуы, чыгышы буенча кимсетү) ачыктан-ачык яки массакүләм мәгълүмат чараларын, шул исәптән мәгълүмати-технологик челтәрне кулланып башкарылган очракта гына кеше РФ Җинаять кодексының 282 нче маддәсе 1 нче кисәге буенча җаваплылыкка тартыла.
ТРның Әлмәт шәһәр суды агымдагы елның ноябрендә интернет-форумда милләтара ызгыш-талаш кабызып җибәргән өчен 24 яшьлек әлмәтлегә карата гаепләү карары чыгарды. Материаллардан күренгәнчә, шәһәрдә яшәүче А. үз гамәлләренең җәмгыять өчен хәвеф-хәтәрен танып, иҗтимагый-куркыныч нәтиҗәләр көтеләчәген күзаллап һәм шуны теләп, конституцион строй нигезләренә каршы җинаять кыла. Узган елның 25 августыннан алып быелның 20 февраленә кадәр А. аңлы рәвештә РФ Конституциясенең 13 нче маддәсендәге таләпләрне бозып, экстремистик мәгълүматлы материаллар булып танылган видеоязманы Интернетка урнаштыра һәм тарата.
Суд РФ Җинаять кодексының 282 нче маддәсе 1 нче кисәгендә каралган җинаятьне кылуда Интернеттан кулланучыны гаепле дип тапты һәм аның тарафыннан башкарылган эш-гамәлнең характерын, иҗтимагый куркынычлык дәрәҗәсен исәпкә алып, 240 сәгатьлек мәҗбүри эшкә хөкем итте. Әлеге эш буенча суд карары үз көченә керде.
Җирле дәрәҗәдә экстремизм культурасызлык һәм ышанычсызлык күрсәткече булып тора: югары фикерләрдән башка халык төркемгә әверелә.
Массакүләм мәгълүмат чараларына, шул исәптән Интернет һәм электрон чыганакларга төрле ызгыш-талаш чыгаруны ачыклауга мониторинг ясауга хакимияттән тыш, җәмәгатьчелек тә актив кушылырга, ә милли, раса һәм дини кимсетүне яклау закон тарафыннан тыелырга тиеш.
Г.Фәрхетдинова ТРның Әлмәт шәһәр суды судья ярдәмчесе

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: