Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Хөкем ителгәннәр арасында Коръән уку бәйгесе узды

Район һәм шәһәр мөхтәсибәте 8 нче төзәтү колониясендә хөкем ителгән мөселманнар арасында менә икенче ел рәттән Коръән уку бәйгесен оештырды.

Бәйге имам-мөхтәсиб Рафик хәзрәк Миннәхмәтовның чыгышы белән башланды. Ул үзенең теләкләрен җиткерде. 15 ел дәвамында әлеге колониягә җитәкчелек иткән, хәзер биредә ветераннар советы рәисе вазифасын башкарган Әмин Хәсьянов мондый чараларның төрмәдә утыручыларның төзәлү юлына басуында зур әһәмияте булуын билгеләп үтте.

Бәйге ике номинациядә үтте. Белемнәрен сынашучылар тәҗвид белән коръән укуда һәм азан әйтүдә осталыкларын күрсәтте. Жюри беренче номинациядә Илназ Гайфуллинның җиңүче дип тапты. Азанны иң оста әйтүче Рөстәм Рәхимов булып чыкты. Әкрамҗан Дәүранов һәм Марат Әхмәтгалимов ике номинациядә дә шул рәвешчә икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.

Ренат Мозаффаров

Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250