Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Хезмәт хакын пычак белән куркытып алган

39 яшьлек ханым полиция бүлегенә шалтыратып үзе белән булган хәлне сөйләп биргән.

Аның ире начальник булып эшли икән. Бер көнне аларның өенә 27 яшьлек бер егет кереп, үзен начальник ирнең элеккеге эшчесе дип таныштырган һәм пычакка охшаган әйбер белән куркытып ханымнан ире түләмәгән хезмәт хакын таләп итә башлаган. Хатын куркып аңа 10 мең сум тәкъдим иткән. Егет акчаны алып чыгып киткән.

Зыян күргән ханымнан сорау алганнан соң, полицейскийлар тиздән 27 яшьлек Чаллы егетен тоткарлыйлар. Ул аек хәлдә булмый. Акчаның бер өлешенә хәмер алганын, калганын иптәшләренә таратканын гына әйтә ала. Хәзерге вакытта талау маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса