Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Хәерле юл, укучылар!

Узган атнада шәһәребез һәм районыбыз мәктәпләрендә шаулап-гөрләп чыгарылыш кичәләре булып үтте. Быел барлыгы 1064 егет һәм кыз кулларына өлгергәнлек аттестаты алды.

21 июнь көнне 1 нче лицей чыгарылыш сыйныф укучыларының шатлыкларын уртаклашырга, якты бәйрәмнәре белән тәбрик итәргә укытучылары, әти-әниләре, якыннары җыелды.

Лицей быел 35 егетне олы тормыш юлына озатты, шуларның өчесе алтын һәм көмеш медальләргә ия булды. Чыгарылыш укучыларын Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Салихов мәгариф идарәсе начальнигы Н.Хәйдәрова, лицей директоры Ф.Яруллин һәм башкалар котлады. Тәбрикләүләр, концерт номерлары, күңелле мизгелләр белән үрелеп барган бәйрәм һәркемнең күңелендә якты тәэсирләр калдырды.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250