Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Халык журналистларга ышана

Россия халкы журналистларга хәзер элеккегә караганда да ныграк ышана икән. Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бу һөнәр кирәкле һәм әһәмиятле, әмма аз керемле булып чыга.


Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге Россия матбугаты көне уңаеннан халыкның журналистларга ни дәрәҗәдә ышануын тикшергән. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, Россия халкының массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә ышану дәрәҗәсе 3,25 баллга тигез. Журналистлардан да ныграк халык мәгариф һәм фән вәкилләренә ышана икән. Аларга ышану дәрәҗәсе 3,83 һәм 3,89 баллны тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч буенча журналистларны дин әһелләре (3,61), хәрбиләр (3,59) һәм табиблар (3,53) да артта калдырган. Аның каравы, каләм әһелләре дәүләт һәм полиция хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, сәясәтчеләрне уздырган. Дәүләт хезмәткәрләренә ышану дәрәҗәсе 2,67, полиция һәм эшмәкәрләргә - 2,65, сәясәтчеләргә - 2,58 балл тәшкил итә.

Тикшерү журналистларга булган ышанычның соңгы ике елда артуын күрсәтә. Ике ел элек әлеге күрсәткеч 2,95 баллга тигез булса, хәзер ул 3,25кә җиткән. Шулай ук әлеге вакыт аралыгында табибларга (3,41дән 3,53 кә), эшмәкәрләргә (3,41дән 3,53 кә), полиция хезмәткәрләренә (2,39дан 2,65кә) ышану арткан. Журналист һөнәренә бәя биргәндә, Россия халкы аның социаль яктан әһәмиятле булуына басым ясаган. Әлеге фикердә торучылар соңгы елларда арткан. Ә бу һөнәрне абруйлы һәм керемле дип санаучылар, киресенчә, кимегән. Шулай ук хезмәт базарында журналист һөнәренә сорау зур дип уйлаучылар да хәзер кимрәк икән.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250