Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Халык акчаларын банктан ала башлаган

Шушы көннәрдә Reuters агентлыгы Россиядә якын киләчәктә акча үзгәрергә мөмкин дип язып чыккан иде.

Әмма Финанс министрлыгында бу сүзләрнең дөрес булмавын әйтте. Дөрес, инфляция аркасынла халык акча җыюны киметкән. Күпләр булган акчаларын да алып, туздырырга өлгергән инде.

2015 елда халык хезмәт хакын азрак алып, күбрәк акча тоткан булып чыккан. Росстат мәгълүматларына караганда, халыкның чыгым белән керемнәр аермасы 420 млрд сумны тәшкил иткән. Россиялеләрнең чыгымнары керемнәренә караганда артып китү соңгы тапкыр 1998 елда булган.

Соңгы елларда банкларда халыкның 2 трлн сум акчасы төрле банкларда сакланган. Якын киләчәктә бу сумма күп тапкырларга кимергә мөмкин ди белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса