Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Хабаровск краенда хәрби өйрәнүләр вакытында булган шартлауда Татарстан егете дә һәлак булган

Кичә Хабаровск краеның Князе-Волконское авылы янындагы хәрби полигонда, төнге өйрәнүләр вакытында, танк шартлаган, корбаннар бар - бүген иртән үк Россия мәгълүмат чаралары Ерак Көнчыгыштан шундый кайгылы хәбәр таратты.

Анда һәлак булган өч хәрби хезмәткәрнең берсе якташыбыз - Мамадыш районының Катмыш авылы егете офицер Дилүс Гарипов.

Дилүс 1989 елның 21 октябрендә туган. Туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, 2007нче елны егет Казан танк училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, Хабаровк краендагы 51460нчы хәрби частька билгелиләр. Шул рәвешле, Дилюс Хабаровск краенда 2012нче елдан хезмәт иткән. Катмыш мәктәбендә тормыш куркынычсызлыгы дәресләре укытучы әтисе Рифат та Хабаровсккраенда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән була.

30нчы гыйнвар, төнге сәгать 9лар тирәсе. Хабаровск-Комсомольск-на-Амуре трассасының 53нче километрындагы танк полигоны. Планлаштырылган төнге өйрәнүләр вакытында офицер Дилүс Гарипов хезмәт итә торган Т-72 танк шартлый. Өйрәнүләр алдыннан берләшмә комиссиясе техниканың һәм припасларның торышын тикшереп чыгып, ату үткәрергә рөхсәт биргән була.

Республика хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Андрей Синкевич хәрби часть җитәкчелеге белән телефоннан элемтәгә керде. Аңа полигонда Көнчыгыш хәрби округы гаскәрләре командующие җитәкчелегендәге комиссия эшләвен, суд-медицина экспертизасы үткәрелгәннән соң, егетнең гәүдәсе туган якларына озатылачагын хәбәр иткәннәр.

Йөрәкләргә таш булып ята торган авыр кайгы. Илебез иминлеген сакларга дип киткән бөркеттәй егетләребез тыныч вакытта һәлак була. Мондый югалтуларны акылның кабул итәсе килми. Дилүс та бар дөньяны сөендереп яшәргә дә яшәргә тиеш иде бит әле...

"Комсомольская правда" газетасы язганча, 434 нче борт номерлы Т-72 экипажы командиры, танк ротасы командиры урынбасары татар егете Дилүс Гарипов контракт буенча хезмәт иткән булган, аның белән бергә һәлак булучылардан 1995 елгы рус егете Евгений Туктаров һәм 1994 елгы якут егете Алексей Хартасов - чакырылыш буенча, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса