Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Хезмәт стажы 385 ел булган укытучылар династиясе

Вәлиәхмәтовлар гаиләсе - районыбызда күпләргә таныш үрнәк гаилә.

Гаилә башлыгы Әнвәр абый да, аның терәге Лена апа да Сөләй урта мәктәбендә гомер буе укытучы булып эшләгән кешеләр. "Андыйлар күп ул!" диючеләр булыр. Кистереп әйтәм: укытучылар күп булса да, берсеннән-берсе затлырак кызлар үстереп, аларга югары белем биргән, үзләре атлаган сикәлтәле, авыр сукмакка хәерле юл теләп курыкмыйча озатып калган, инде бүген әти-әни булып өлгергән оныклары да әби-бабасының эшен дәвам иткән, гомуми хезмәт стажы 385 ел булган укытучылар династиясе, килешәсездер, меңгә бер генә.

Лена

Үтә мөлаем, тыныч, сабыр холыклы, басынкы тавышлы бу ханымның укытучы икәне йөзенә язылган. Күптән лаеклы ялда булса да, Лена апа бүген дә мәктәп тормышы, мәгариф системасы язмышы белән кайный. Кайда, нинди яңалык, үзгәрешләр кертелгән, укучылар һәм укытучылар коллективы аларны ничек кабул иткән - боларның барысы өчен дә җан атып, борчылып йөри торган кеше ул Лена апа. Укытучылык һөнәренә тартылу ана сөте белән канына сеңгән дә, үзе аша балаларына күчкәндер инде - Лена апаның әнисе Рабига апа да укытучы булган. Бала вакыттан белем таратучы изге һөнәр иясенең эшен күреп үскән кызчык шул юлдан китми кая барсын?! Шулай итеп Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлап Миңлебай авылы кызы Лена Иске Михайловка мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә кайта. Яшь белгечне шундук биредә инде бер ел эшләп, үз коллективының аерылмас вәкиленә әверелгән Әнвәр атлы егеткә димләп тә куялар.

Әнвәр

Әнвәр Ленага караганда олырак. Аның инде студент еллары да, солдат боткасы ашап Ватан алдында бурычын үтәгән җаваплы мәле дә артта калган. Шул дәвердә Габдрахманда татар теле һәм әдәбияты укытып өлгергән, армиядән соң рәсем, хезмәт дәресләре бирүне үз өстенә алган яшь белгеч, дөрестән дә, гаилә кору, үз оясын булдыру хакында уйламый түгел. Тик җанга ятышлы бердәнбере очрамый әле. Аннары, балачактан укытучы булырга хыялланган Сөләй егетенең баштанаяк эшкә чумган вакыты. Авыл егетләренә хас җаваплылык белән җиң сызганып һөнәр үзләштергән, тәҗрибә туплаган чагы. Шул чорда укытучыларның август киңәшмәсендә барлык район педагоглары каршында чыгыш ясарга туры килә. Эченән каушаса да, тыштан сиздермәскә тырыша ул. Яшь, чибәр мөгаллимгә төбәлгән күзләр арасыннан берәүнең сынаулы карашын гына сизмәде бугай...

Алар

Сынаулы караш - Лена апаныкы. Туган авылындагы дус укытучысы үз туганы - Әнвәр абый хакында еш сөйли, ә бер мәктәптә эшләячәкләрен белгәч тә аңа игътибар итүен үтенә. Беренче очрашу шул киңәшмәдә була да инде. Иске Михайловка мәктәбендә үз кешесе итеп кабул ителгән туташ Әнвәр белән дуслашып китә, соңрак ул дуслык ялгыз йөрәкләрне парлы итеп ЗАГСка илтә. 1958 елда яшь гаилә Сөләй авылына кайтып төпләнә.

Бер-бер артлы кызлары Фәния, Рәмзия, Гүзәлия һәм Гөлнара дөньяга килә. Шул дәвердә Әнвәр абыйның үгет-нәсыйхәте буенча Лена апа Алабуга педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген читтән торып тәмамлый, үз белгечлеге буенча дәресләр бирә.

Әнвәр абый исә озак еллар рәсем-сызым дәресләре алып бара, уку-укыту бүлеген җитәкли, ә 1965 елдан Фрунзе колхозының партия оешмасы секретаре итеп сайлана. Шулай да укытучының үзенең яраткан шөгыленнән, балалардан аерыласы килми. Җаваплы эше белән беррәттән мәктәптә дәресләр бирүен дәвам итә. Лаеклы ялга чыккач та берничә ел тарих фәнен укыта. "ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре" (авыл, район халкы өчен мөһим булган бәйрәмнәр оештыру Әнвәр абый җилкәсендә була), "Почет билгесе" ордены, "Фидакарь хезмәте өчен" медальләре иясе булган хезмәт ветераны бүген дә тик ятмый - районыбыз, илебез сәясәте белән кызыксына, рәхәтләнеп бакчада эшли, кышын талчыбыктан кәрзиннәр үрә.

55 ел (!) Лена апаны язмыш җилләреннән ышыклап килгән кыя-тау да, кызларына ягымлы әти дә, 8 оныгы һәм әлегә 4 оныкчыкларын иркәләп-үссендереп торучы яраткан бабай да ул.

Балаларның теле кыңгырау...

Бер карашка мәктәп белән өй арасында гына узган 36 еллык хезмәт ялыктыргыч булып тоелса да, шушы өй белән мәктәп арасында үткән гомернең хикмәтен вә михнәтен үзе укытучы булып караган кеше генә беләдер! Шул дәвердә ничә буын укучылар алышынган, кайберләренең исемнәре түгел, йөзләре дә хәтердән җуелгандыр дисәм - ялгышырмын! Барысын да хәтерли, барысын да белә Лена апа. Чөнки укучылары үзләре онытмый аны, кайтканда-киткәндә хәл белешеп торалар, ел саен очрашуларга чакыралар.

- Балаларга начар билге куярга яратмадым мин, ничек тә үзем укыткан фәннәрне яраттырырга тырыштым, - дип искә ала СССР һәм ТАССРның мәгариф отличнигы.

Әмирхан Еники белән Габдрахман Әпсәләмовны аеруча яраткан мөгаллимәнең укучылары арасында аның юлыннан киткән укытучылар да, танылган журналистлар да бар.

- Алайса газеталар укырга яратасыз инде? - дигән соравыма уңай җавап ишетеп, бүгенге матбугатның эчтәлегенә бәя бирүен сорыйм.

- Бөтенесен дә яратам дип әйтә алмыйм, һәрбер кеше сыман үз иткән яки сөймәгән авторларым бар. Ә темаларга килгәндә, сугыш-үтереш ише негатив күренешләр хакында әзрәк язсагыз иде. Дөнья бигрәк матур бит!

Лена апа фикеренчә, балалар тәрбияләгәндә дә төрле юлны сайларга була. Шулай да ачуыңны тыеп, тиешле урында мактап, үсендереп җибәрсәң, аларның йөрәгенә юл якынрак. Менә шуңа күрә дә Сөләй укучыларының яраткан укытучысы инде ул!

Дүрт кызының өчесе дә әти-әнисе юлыннан киткән - олысы Фәния нефтьче һәнәрен сайлаган, Рәмзияләрен Яңа Кәшер авылында тәрбиячедән башланган хезмәт юлы шунда ук мөдир дәрәҗәсенә үстергән, Гүзәлия (рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 2000 елдан мәктәп директоры) белән Гөлнара (тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы) икесе дә туган авыллары мәктәбендә эшли. Табигатьтән кызыксынучан булып яралган күпме баланың меңләгән соравына җавап табарга булыша алар!

"Кешедә бөтенесе дә гүзәл булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, күңеле дә, фикере дә"

Кунакчыл да, һәрбер мәсьәләгә төпле карашы булган укытучылар гаиләсе белән аралашканнан соң, рус классигы Антон Чеховның бу сүзләре күңелгә килә. Чыннан да, матурлык, гүзәллек бөтен төшенчә. Аны өлешләп карау дөрес түгелдер. Шулай ук теге яки бу һөнәргә бирелгәнлек тә буыннан-буынга күчеп, нәселеңне затлы итә торган бөек нәрсә. Баксаң, Лена апа белән Әнвәр абыйның эшләре кызларыннан оныкларына да күчкән - Региналары Җәлил бистәсендә тәрбияче булса, Эльвиралары нефть эшкәртү системасындагы керемле эшен ташлап, Яңа Кәшер санатор-интернат мәктәбендә инглиз теле укыта. Моннан тыш укытучылар Лена апа һәм Әнвәр абыйның туганнары арасында да бихисап. Кайсын гына алсаң да, тырыш, максатчан, итагатьле, сабыр холыклы кешеләр алар.

Әнвәр абыйның туган көне, Вәлиәхмәтовлар гаиләсенең 55 еллык юбилейлары һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан оештырылган очрашу сентябрь аеның караңгы бер кичендә узды. Урамда вак кына салкын яңгыр сибәли, ә күңелдә исә - яз җылысы. Бер-беренә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә ихтирам, тәрбия һәм мәгариф системасында гасырлар буена тупланган белем, әле дә булса укучы язмышы өчен борчылып узган көннәр һәм төннәр агышына сугарылган җан җылысының бер очкыны шулай җылыта булса кирәк. Ә телдә исә мәктәп елларының гимны булган җыр яңгырый: "Сез иң күркәм кеше икәнсез..."

Рәдифә Ногманова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250