Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Гомеренең 19 елын катгый режимдагы колониядә үткәрәчәк

Татарстанның Югары суды узган ел ике карчыкны үтергән 25 яшьлек яшелаланлы Михаил Мөхәммәтшинга карата хөкем карары чыгарган.

Мәгълүм булганча, хәмер кулланган Мөхәммәтшин узган елның 1 августына каршы төндә күршедә яшәүче 77 яшьлек пенсионер карчык фатирына бәреп керә һәм кыйммәтле әйберләр эзли башлый. Тавышка уянган хуҗабикәне күреп, аның битенә һәм муенына берничә тапкыр пычак белән кадый. Яралардан пенсионерка фатирында ук үлә. Мөхәммәтшин 500 сумлык телевизорны алып чыгып барганда полиция машинасын күрә һәм куркып, телевизорны гараж белән койма арасына ташлап кача. 9 сентябрьгә каршы төндә ул тагын исерек була. Сыра алу турындагы ниятен тормышка ашырырга акчасы җитмәгәнлектән, акча сорарга үги атасының әнисенә юл тота. 78 яшьлек әбисе исерек егетне күреп мыгырдана башлый. Михаил кухняга барып пычак ала да әбисенә дә күп такырлар кадый. Экспертлар соңрак 17 ләп яра саныйлар. Җинаять эзен югалту максатыннан үтерүче урын-җиргә ут төртеп кача. Суд карары буенча ул бу гамәлләре өчен җәзаны 19 ел дәвамында катгый режимдагы колониядә үтәчәк, дип хәбәр итә Эчке эшләр идарәсенең Яшел Үзәндәге бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса