Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Гомере өзелгән биатлончы кызга йөргән егете 27 февральдә тәкъдим ясарга җыенган булган

Алина Якимкинаның йөргән егете Михаил Григорьев 27 февральдә сөйгәненә тәкъдим ясарга теләгән.

Бу көнне аларның очраша башлавына 4 ел туласы булган. Аның сүзләренә караганда, Алина Россия җыелма командасына эләгергә хыялланган. Моннан тыш, язын ул машина йөртү таныклыгы алырга планлаштырган. Ә киләчәктә сөйгәненә 3 бала алып кайтырга теләгән.

Алдан хәбәр итүебезчә, Төмәндә узучы биатлон буенча Россия кубогы ярышларында Түбән Кама кызы, 21 яшьлек биатлончы Алина Якимкинаның гомере өзелде. 15 чакрым арага узышта аның йөрәге туктаган.

Табиблар биатлончыга ярдәм итә алмый. Кыз ярышлар алдыннан сәламәтлегеннән зарланмаган. Аның җәсәден бүген Түбән Камага кайтаралар. Ул Удмуртия өчен чыгыш ясый иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса