“Голос”та катнашкан Тимур Мусинга Әлмәт эшмәкәре куртка бүләк иткән
Эшмәкәр үзенең бу изге адымын рәхмәт йөзеннән башкаруын әйткән.
- Шәһәребездә курткалар сату белән шөгыльләнүче бер эшмәкәр безне
үзе эзләп тапкан. Тимурга үзенең исеменнән куртка бүләк итәчәген белгәч бик сөендек. Көтелмәгән сюрприз булды ул. "Безнең егетнең Мәскәүгә кадәр баруын ишеткәч, үземнән ничек тә ярдәм күрсәтәсем килде. Аның талантына сокланмый булмый. Молодец егет ул!" - диде эшмәкәр. Без килүгә алар берничә куртка әзерләп куйган иде. Тимур үзенә ошаганын сайлап алды. Аларга моның өчен рәхмәт яусын, - ди Тимурның әнисе Айгөл Мусина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа