Гөмбәчеләр аю тырнагына эләгә язган
Ир-ат өч аю белән күзгә-күз карашып торган һәм...
Гөмбәгә барган ике ир-ат урманда бер-берсен югалта. Озак та үтми аларның берсе ике аю баласына тап була, әмма җанварлар ир-атны күреп, куркып кычкырып җибәрә. Балаларының тавышын ишетеп, болар янына ана аю да килеп җитә. Ир-ат аны-моны уйлап тормый, йөгерә башлый. Аның тавышына дусты да йөгереп килеп җитә. Бәхеткә, гөмбәчеләр аю тырнагыннан котыла. Әлеге хәл Яшел Үзән районында була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа