Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Гөмбә сезоны башлану белән Татарстан урманнарында адашучылар саны арткан

Соңгы арада гөмбә җыярга дип чыгып киткән татарстанлыларның урманнарда адашып калу очраклары арткан.

Узган тәүлек эчендә генә дә коткаручылар биш кешегә урманнан чыгу юлын табарга ярдәм иткән.

22 сентябрь көнне көндезге сәгать бердә Лаеш районының Бердәм деҗур - диспетчерлык үзәгенә (ЕДДС) 1942 елгы ир - атның урманда адашуы турында хәбәр килеп ирешә. 15 сәгать 30 минутта исә аны урманчылар табып алып, шәхси автомобиленә кадәр озатып куя.
Биектау районының Бердәм деҗур - диспетчерлык үзәгенә дә көндезге сәгать өчләр тирәсендә шундый ук мөрәҗәгать килеп ирешә. Бу юлы Озерный бистәсе тирәсендә дүрт кешелек гаилә адашкан була. Өч сәгать үткәч аларны да урман "тозагын"нан коткаралар, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан".

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250