Үги әтисен үтергән
35 яшьлек егет тоткарланган. Ул үги әтисен үтергәнче кыйнаган.
6 гыйнварда Бөгелмәдә яшәүче әти белән ул бергә спиртлы эчемлекләр куллана. Берара ике арада талаш башлана һәм егет ачуыннан ир-атка йодрык белән ташлана. 50 яшьлек әти берничә көн узгач, үз өендә үлә. Аның үлеме турында полициягә 11 гыйнварда хәбәр итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа