Үгез пенсионерны сөзеп үтергән
Бакчасына кергән сыер һәм үгезләрне куам дип, олы яшьтәге ханым бәлагә тарый.
Бу хәл әле ике атна элек Биектау районында була. Сыерларны куып чыгарам дип йөргәндә, пенсионерга бер үгез ташлана. Төрле тән җәрәхәтләре белән аны сырхауханәгә салалар. 5 операция ясаганнан соң да, аның гомерен саклап калып булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа