Германия сәяхәтчесе Сочига үзенең ретро-машинасында килгән
Кышкы Олимпия уеннары башкаласында гадәти булмаган турист та бар.
Эш шунда, Германиядән сәяхәтче һәм киноактер Рольф Беккер Магдебург шәһәреннән Сочига кадәр берничә мең чакрым араны үзенең данлыклы - әле узган гасырда, ГДР заманында пластмассадан эшләнгән «Трабант» автомобилендә үтеп килгән.
Бу ярышлар Беккер өчен инде дүртенче Олимпиада икән. Ул моннан алдагы өчесендә дә булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа