Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Гаилә кору уен эш түгел

Газетабызның 29 июль санында басылып чыккан "Ялгыш адым - гомерлек үкенеч" дигән язманы укыгач, бер танышым искә төште.

Чынлап та, яр сайлауга, тормыш коруга җиңел карарга кирәкми. Өлкәннәр әйтмешли, җиде кат уйлап, бер кат кискәндә дә әле таманга гына туры килә...
... Гөлсинә югары уку йортында белем алганда ук үзе сыман бер студент егеткә кияүгә чыкты. Соңгы курста игезәк балалар алып кайтты. Әниләре ярдәм кулы сузмаган булса, ул университетны курсташлары белән тәмамлый алган булыр идеме икән, әйтүе кыен. Аннан соң алар Әлмәткә килеп төпләнделәр. Яшь белгечләргә ихтыяҗ да, кадер-хөрмәт тә бар чак иде бу. Кулына инженер дипломы тоткан яшь ирне дә эшкә зурлап алалар һәм күп тә үтми яшь гаиләгә фатир бирәләр. Шулай әкрен генә дөнья куып, гомер кичергәндә алар гаиләсенә фаҗига килә: балалар әтисез, Гөлсинә ирсез кала. Каты авыру ирне аяктан ега һәм санаулы көннәр эчендә бу дөньядан алып та китә.
Сүз дә юк, танышыбызга бик авыр була. Ләкин ул үзенең нык ихтыяр көче, тырышлыгы аркасында язмыш сынауларына бирешми, балаларын аякка бастыра, тормышын бер көйгә генә җайлап җибәрә. Ире үлүгә шактый гына вакыт узса да, ул бүген дә ялгыз. Иренең туганнары да, хәтта балалары да гаилә терәге булырдай юлдаш табып, шуның белән гомер кичерүенә каршы түгел аның.
- Башта бу хакта уйламадым, сүз катучыларга да күтәрелеп карамадым. Балаларны аякка бастырыйм дидем. Хәзер алар мөстәкыйль тормыш итәләр. Сүз дә юк, ялгызың гомер кичерүе күңелле түгел. Тигез картаерга насыйп булсын диләр бит. Бу теләкнең зур мәгънәгә ия булуын ялгыз калгач кына аңлыйсың икән ул. Аннан соң ялгыз дип, теләсә кемгә каплану шулай ук дөрес түгел. Күңелемә ошаган бер ирне очраткан идем, ул гаиләле булып чыкты. Көн дә бергә торыйк дип шалтырата, ә минем аның хатынын ялгыз, балаларын ятим итәсем килми. Ә ул мин барыбер хатыннан китәм дип тәкърарлый, - ди Гөлсинә.
Башыбызда бөтерелгән: "Нигә гаиләсеннән китәргә уйлаган соң ул?" дигән сорауга җавапны Гөлсинәнең туган көнендә таптык. "Кияү" безгә кадәр үк килгән иде. Безне күптәнге танышларыдай үз күреп каршы алды. Гөлсинә кухняда мәш килгән арада сөйләшеп алырга да өлгердек. Үзенең гаиләсе барлыгын да, кайда эшләвен дә яшереп тормады ул. Уртак танышларыбыз да байтак икән.
- Сез миңа нәфрәт белән карамагыз. Мин яшьлегемдә нинди зур хата ясаганымны хәзер генә аңладым, - диде ул. - Яшь чак - җүләр чак. Әти-әнинең үгетләвенә колак саласы килми торган чор. Бер рус кызына гашыйк булдым бит. Югыйсә менә дигән матур, сылу татар кызлары да җитәрлек иде тирә-якта. Юк инде, мәхәббәттән күзем-башым томаланды. Өйләнү турында сүз кузгаткач, өйдәгеләр каршы төште. Нинди генә татар кызын димләмәделәр алар миңа. Аларның ни эше бар, Лариса белән миңа яшисе бит дип уйладым. Барысы да туйдан ук башланды. Олы апамның соңыннан: "Энем, туең бака туен хәтерләтте, бер яктан русча, икенче яктан татарча җырларга маташтылар, үзебезнең телдә рәхәтләнеп теләкләр дә әйтеп булмады", - дип зарланганы әле дә хәтердә. Ул чакта игътибар бирелмәгән. Ә хәзер искә төшереп утырам да, чынлап та, апам әйткәнчә булган шул.
Сүз дә юк, Ильяс белән Ларисаның тормышы матур гына башланып китә, бер-бер артлы ике ул дөньяга килә. Аларга ике як өчен дә уртак исемнәр кушалар. Әлбәттә инде, әни- ләре татарча белмәгәч, малайлар да "әби", "бабай"дан гайре башка сүз белми үсәләр. "Мин моңа баштарак игътибар да итмәдем. Русчаларын белсәләр, шул җиткән дип уйладым. Җәй буе авылда булуларының да ярдәме тимәде. Чөнки улларыбызның аралашкан дуслары барысы да шәһәрдән каникулга кайтучылар булып чыкты. Бервакыт авылга Сабантуйга кайткач Себердә яшәүче классташым янына кызы йөгереп килде дә "әтием" дип дәшеп, каядыр чакырды. Менә шунда беренче тапкыр җан әрнеп, күңел урыныннан кузгалып куйды. Ирексездән күз яше бәреп чыкты. Бигрәк матур, йомшак яңгырый икән ул "әти" сүзе. Кичен классташлар белән җыелышып су буена төштек. Рәхәтләнеп үзебезнең телдә сөй-ләшеп, җырлап утырдык. Аларның хатыннары татарча белгәч, кушылып җырлап, хатирәләрне яңартканда рәхәтләнеп ир- ләренә ияреп эчләре катып көлеп утырды. Ә минем Лариса "пошли домой" дип кабыргама төртүдән ары уза алмады. Аңламагач аңа кызык булмагандыр. Менә шунда туганнарымның дөрес киңәш бирүләренә ныклап инандым. Яшь барган саен кеше үз милләтенә, асылына кайта бара икән ул. Милли җыр-моңнар да сагындыра. Хәзер мин аларны яратып тыңлыйм, татар концертларына да йөрисем, дус-ишләрем белән дә аралашасым килә. Хатын гына мине аңламый. Концерт-театрларга бармый да бармый инде. Дусларга туган көнгә яисә шуның ише берәр бәйрәмгә барсаң, бер сәгатьтән "домой" башлана. Чөнки русча башланган сөйләшү үзеннән-үзе татарчага күчә. Туйганчы үзебезчә бер җырламый, балачакларны искә төшерми дә кайтып китәм өйгә. Аннан кайткач икебез дә тавыш-тынсыз, күңелсез йөрибез. Гөлсинә белән мин Хәния Фәрхи концертында таныштым. Урын- нарыбыз янәшә туры килде. Мин аның күзләренә карау белән ялгыз икәнлеген, үзем сыман мөселман кешесе булуын аңладым. Беләсезме, миңа аның белән бик рәхәт. Үземне чын-чынлап бәхетле итеп тоям. Туйганчы җырын да тыңлыйбыз, фикер дә алышабыз, гореф-гадәтләр, әби-бабайлар турында да сөйләшәбез. Башта мин аңа үземнең гаиләле кеше икәнлегемне әйтмәгән идем. Бер бик якын дустыма кунакка барырга туры килде аның белән. Искитмәле көн булды ул. Моңа кадәр дуслар алдында үземне гаепле хис итеп утырган булсам, бу юлы күкнең әллә ничәнче катында йөздем. Дустымның гаиләсе дә мине яхшы аңлады. Әгәр Гөлсинә риза булса, мин бернигә дә карамый аның белән бергә булыр идем. Тик ул минем гаиләле икәнемне ишеткәч, бу хакта тыңларга да теләми. Хәтта очрашуга да каршы килә. Ә минем кабаттан өйгә, урыс мохитына кайтасым килми. Улларымны ташламаячакмын, үскәч мине аңларлар дип уйлыйм", - дип эчен бушатты ул.
...Кунаклар өстәл артына утырыша башлагач, сүзебез бүленде. Мин кич буе әлеге ир хакында уйлап утырдым. Әнә ул Гөлсинә янында май кояшыдай балкып утыра. Бик итагатьле генә сөйләшә. Татарча төрле мәзәкләр сөйләп безне көлдерә. Чынлап та, пар килгән үзләре. Шулчак күз алдына аның өйдә калган гаиләсе килеп басты. Ларисаның ни гаебе бар монда? Тормышы болай булыр дип уйладымы икән ул? Юктыр, мөгаен. Ә балалар? Аларның күңелендә төер калмасмы, әтиләре белән элеккечә үз итеп сөйләшә алырлармы? Сораулар, сораулар... Нигә яшьрәк чакта тормыш тәҗрибәсен туплаган кешеләр, өл-кәннәр, якыннарыбыз сүзенә колак салынмый икән?!

И.Апачаева.

Фото: http://vladnews.ru/uploads/2009/06/25/14148.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250

2
X