Әлмәт таңнары

Гаиләдә романтика нигә югала? Әлмәтлеләргә киңәшләр

Психологлар гаиләдә романтика булмауның өч төп сәбәбен ачыклаган.

Өмет өзелү. Егет белән кыз булып йөргәндә, бер-беребезнең уңай якларын гына күрәбез. Яши-яши исә күз ачыла. Үзебезчә тәрбияләүнең файдасы тими. Сөйгәнеңә булган хисләр суына.

 

Үпкә. Игътибар күрсәтмәгәнгә, ямьсез сүзенә, вәгъдәсендә тормаганга... Тагын әллә ниләр өчен үпкәләшәбез. Үпкәче кеше исә йомыла, аның романтикага теләге калмый.

 

Реклама

Ияләшү. Яши-яши ир белән хатын бер-берсенә тәмам ияләшә. Шуның белән хисләр дә суына башлый.

 

Романтика югалуның сәбәпләре, димәк, үзебезгә генә бәйле. Теләсәк, без аны кайтара алабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: