Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Гафиятуллин урамында корыган агач авып, машиналар зыян күрде

18 ноябрьдән 19 ына каршы төндә килеп чыккан көчле көчле җил нәтиҗәсендә Гафиятуллин урамындагы 19 нчы йорт каршындагы машиналар өстенә тамыры белән агач ауган иде.

Әлеге биләмәдәге тупыл агачлары җәен мамык белән кешеләрне җәфаласа, көзен-кышын ботаклары сынып төшү, аву куркынычы тудыра. Машина хуҗалары хафага төште, мондый хәл тагын кабатланмас дип кем әйтә ала? Корыган агач төшке ашка кайткан арада, кеше машина салонында утырган вакытта да, узып барышлый кешеләр өстенә дә аварга мөмкин. Ишегалларын тупыллардан чистартыр чак җиткәндер, тиешле службалар моңа колак салсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса