Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Гает намазы Татарстанның барлык мәчетләрендә бер үк вакытта укылачак

Быел мөселманнар өчен изге бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете 15 октябрьгә туры килә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәтнең Голәмәләр советы тәкъдиме буенча бәйрәм вәгазен һәм намазын уку вакытын раслады. Казанның барлык мәчетләрендә бәйрәм вәгазе - сәгать 7 тулып 20 минутта (7.20), намаз сәгать 8 туларга 10 минутта (7.50) башлана.

Татарстан мөфтие урынбасары, Казанның Гаилә мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр иткәнчә, быел Колшәриф мәчетендә гает намазы башка мәчетләрдә укылган вакытта укылачак. Узган елларда мөселманнар үз җирлекләрендәге мәчетләргә Колшәриф вакыты белән килгән һәм бәйрәм намазын укый алмаган. Шуңа күрә быел, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән, барлык мәчетләрдә дә вакытны бер төрле билгеләгәннәр. Шулай да Колшәриф мәчетеннән бәйрәм намазы телевидениедән күрсәтеләчәк дип көтелә.

Бәйрәм намазыннан соң корбан чалына. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әлеге вакытның иртәнге сәгать 8 тулып 10 минутта (8.10) булуын хәбәр итте. Быел корбанны 15, 16 һәм 17 октябрьдә кояш баеганчы (ахшам намазы вакыты кергәнче) чалырга була, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250