Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең хатыннарына да түли башлаячак

Моның өчен бары тик хезмәткәр үзенең җитәкчесенә рапорт кына язарга тиеш була.

Министрлыкта чыккан яңа кагыйдә боерык нигезендә казармадан-казармага күчәргә мәҗбүр булган белгечләргә кагыла. Әлегә чаклы ире артыннан башка шәһәргә күчәргә мәҗбүр булган хатыннар эштән китү турында гариза яза һәм, әлбәттә, үз теләге буенча китү сәбәпле, бернинди түләүләргә дә дәгъвалый алмаган.

Хәзер исә ирләре артыннан күчеп йөрүче "декабристкалар" дәүләт ярдәменә өмет итә алачак. Бу ведомствоның хезмәткәрләренең хатыннары алдында гафу соравының бер алымы дисәң дә була. Закон проекты нигезендә башка урынга күчәргә тиешле коткаручылар яки янгын сүндерүчеләрнең тормыш иптәшләренә эштән киткән очракта ике айлык хезмәт хакы күләмендә пособие күчереләчәк. Моның өчен хезмәткәр рапорт белән бергә соңгы өч айда алынган түләүләре хакында белешмә һәм аның эш кенәгәсе күчермәсен тапшырырга тиеш.

Закон проекты әзер, аның кабул ителәсен генә көтәргә кала.

Бу хакта 27 нче янгын сүндерү бүлегендә хәбәр итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса