Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Габдрахман мәчете 20 еллыгын билгеләп узды

Бүген Габдрахман мәчетенең 20 еллыгына багышланган тантаналы чара булып узды.

Мөселман кардәшләрне әлеге бәйрәм белән Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов тәбрик итте һәм мәчет төзүнең әһәмиятен аңлатты.

Габдрахманда изге йорт Гомәр Нургалиев, Фәхразый Фәрхетдинов, Гомәр Әхмәткәримовлар башлангычы белән төзелгән. 2012 елда янәшәдә үк мәдрәсә дә үз ишекләрен ачкан.

Тантаналы чарада мәчетне төзүчеләргә һәм иганәчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Авыл җирлеге башлыгы Өлфәт Усманов, ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Рөстәм Гарипов, район башлыгы киңәшчесе Флүс Гарипов авыл халкына изге теләкләрен җиткерделәр.

Чара Коръән уку белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250