Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Г. Камал артисты Ирек ага Баһманов вафат

Мәрхүм белән хушлашу 24енә билгеләнгән.

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов вафат. Аңа 83 яшь иде. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә, 24 ноябрь көнне сәгать 10.00 да Г. Камал театрында булачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Мәгълүмат өчен: Ирек Вәли улы Баһманов 1932 елның 6 гыйнварында Татарстанның Әлмәт шәһәрендә туган. 1951-1954 елларда - Төньяк флотта диңгезче булып хезмәт итә, 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Республика күчмә театрында эшли башлый. 1964 елдан исә − Г. Камал театры артисты.

Артист тамашачыларга Ф. Бурнашның "Яшь йөрәкләр"ендә Фәйзулла, Ч. Айтматовның "Ахырзаман"ында - Гатбаев, К. Тинчуринның "Зәңгәр шәл"ендә Мишка, "Казан сөлгесе"ндә - Мөәзин, Т.Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр"ендә Искәндәр һ.б. рольләр аша таныш.

Мәрхүм Казанда җирләнәчәк.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса