Физик яктан нык укучылар кайда яши?
Бу сорауга җавапны тиздән беләчәкбез. Иртәгә башкалабыз Казанда физкультура буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасы башлана.
Физкультура буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы 2015 елның 11-17 апрелендә Казанда уза. Олимпиадада Россиянең 62 төбәгеннән өч йөзгә якын югары сыйныф укучысы катнашачак. Татарстан Республикасы данын региональ этапның гамәли һәм теоретик турларында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 15 укучыдан торган җыелма команда яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа