Әлмәт таңнары

ФЭСТ каешлары гамәлдәме?

ФЭСТ каешлары белән эләктерелгән балаларның гомере, киресенчә, куркыныч санала икән.

Редакциягә шәһәрдәшебез Гүзәл Салаховадан менә шундый эчтәлектәге хат килеп иреште: "Әлмәт уртасында машинамны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатты. 11 яшьлек кызым ФЭСТ каешы белән эләктерелгән, кечкенәсе махсус җайланмада иде. Зур кызымның кагыйдә буенча эләктерелмәгән булуын искәртеп, штраф салмакчы булдылар. Алар сүзләренчә, ФЭСТ каешлары гамәлдә түгел икән. Бу чыннан да шулаймы?"

Халык телендә шундый шаяру йөри: Америка халкы машинада куркынычсызлык каешын аварияләрдән куркып эләктерсә, россиялеләр исә штрафлардан шөрли. Бу сүзләрдә күпмедер хаклык бар. Күбебез шәһәр эчендә йөргәндә каешларга игътибар бирми, балалар карата да шул күзәтелә. Ә статистикага күз салсаң, чәчләр үрә тора: Әлмәттә быелның 9 ае эчендә балалар белән бәйле 32 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 33 кә якын бала зыян күргән, 4 се үлгән. Узган ел кечкенәләр үлеме теркәлмәгән булган икән.

20 август көнне «Әлмәт-Лениногорск» һәм «Әлмәт-Чупай» автоюллары киселешендә коточкыч фаҗига булды: "Scania" фурасының 52 яшьлек шоферы юл чатындагы «Лада Калина»га өстенлек бирмичә, аңа килеп бәрелде. Нәтиҗәдә «Лада Калина»дагы ике бертуган бала - 15 яшьлек кыз һәм 10 яшьлек малай вакыйга булган урында ук һәлак булды. Бәлки каеш куелган булса, гомерләр болай аяныч өзелмәс иде. Аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр әле дә бу тетрәндергеч вакыйганы оныта алмый. Язмыштан узмыш юк, дияр күпләр. Әмма саклану беркайчан да зыян итми.

ФЭСТ каешларына килгәндә, 2015 елның 1 гыйнварыннын "Тәгәрмәчле транспорт чаралары куркынычсызлыгы" буенча "Таможня берлеге" комиссиясе яңа карар чыгарган - балалар өчен махсус җайланмалар тикшерү узарга тиеш. Сынауларны уңышлы узганнарга "ECE 44/04" кызыл билгесе куела хәзер. Ә менә ФЭСТ җайланмасы тикшерүне уза алмаган. Шулай да Россия буенча сертификат бирелгән аңа. Ләкин ул барлык кагыйдәләргә, нормативларга да туры килми. Шуңа да ЮХИДИ хезмәткәре баланың ФЭСТ каешы белән эләктерелүен күрә калса, 3000 сум күләмендә штраф язарга хокуклы.

Реклама

Балалар өчен махсус җайланма индикаторы белән исәпләгәндә дә, ФЭСТ каешларының ышанычлы түгеллеге күренә. Аның белән 1000 һәлакәткә үлем очраклары 9,5 туры килсә, калган җайланмаларныкы ул - 0,95 кенә. Бүген барлык ил белгечләре чаң суга: ФЭСТ каешлары киресенчә авария вакытында баланың үлеменә китерердәй имгәнү ясарга мөмкин. Аны җитештерүче Венгриядә исә алар, гомумән, законсыз каеш дип санала! Күп кенә Европа илләрендә аларны куллану инде күптән закон нигезендә тыелган.

Статистикага күз салсак, Татарстанда 2012-2015 елларда ФЭСТ каешы белән эләктерелгән 5 бала юл һәлакәтендә үлгән, 42 се төрле тән җәрәхәтләре алган. Әгәр сезгә газиз балагызның гомере кадерле икән, сертификаты булган махсус җайланмага гына (автокресло, трансформер утыргычлар һәм бустер утыргычлары) өстенлек бирегез.

Филүзә Хәмидуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: